6 декабрь көнне Иске Гришкино мәдәният йортында Инвалидлар декадасы кысаларында Удмуртия Республикасыннан "Валале сем" мари ансамбленең концерты булып узды. Концерт бер сулышта узды, тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмделәр һәм яхшы кәеф белән сугарылдылар. Мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләрен тулысынча концерт номерларына чумып, җиңел һәм шатлыклы хис иттеләр. Халык тамаша залыннан күтәренке кәеф белән чыкты.