Илебездә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр декадасы дәвам итә. Шул уңайдан Бәзәкә китапханәсендә балалар өчен “Мәрхәмәтле булыйк”дигән мәрхәмәтлелек дәресе үткәрелде.
Китапханәче иң элек балаларга “Яхшылык белән Явызлык” турындагы әкият сөйләп тормышта аралашуның иң гади ысулын аңлатты: кешеләрдән нинди мөгаләмә көтсәң, үзең аларга шул мөгаләмәдә бул! Аннары балалар мәрхәмәтлелек турында мәктәп укучылары тормышыннан алынган видео һәм “Просто так” дигән мультфильм карап үттеләр, сынмас рухлы язучылар белән таныштылар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аралашу өчен үзеңдә нинди сыйфатларны тәрбияләргә икәнен саный-саный ромашка чәчәге ясадылар. Үткәрелгән чарадан канәгатъ калган укучылар соңыннан өйгә китаплар яздырып алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)