10 декабрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында, актуаль көнүзәк коррупция проблемасына игътибар җәлеп итү максаты белән, халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган тематик программа үткәрелде."Россиядә коррупция барлыкка килү тарихы", "Коррупция сәбәпләре"дигән презентация тәкъдим ителде. Коррупциянең аерым ихтимал очраклары каралды һәм аны нейтральләштерү буенча чаралар турында фикер алыштылар. Чара ахырында " Без коррупциягә каршы!" дигән видео-ролик күрсәтелде.