Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Укучыларда патриотизм, туган илне ярату хисләре тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Закон һәркем өчен бер” исемле танып–белү уены уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. бәйрәмнең тарихы һәм дәүләт символлары турында сөйләде. Аннан соң укучылар уенда катнашып, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)