Матбугатны күзәтү “Ялкын” һәм “Сабантуй”да кунакта“

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Балалар өчен нәшер ителә торган “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларының 95 еллык тарихы бар. Ничә буын татар телендә укый, аралаша белүче балалар шуларны укып татар теленә, халкыбызның гореф - гадәтләренә, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә ихтирам белән үстеләр, татар шагыйрьләре, язучыларның беренче  әсәрләре шунда басылып чыкты. Шул уңайдан Тойгуҗа авылы китапханәсе китапханәчесе Сафина А.А. балаларны шул журналлар, аларның тарихы, журналлардагы рубрикалар белән таныштырды. Чара дәвамында бу басмалардагы кызыклы биремнәрне дә үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International