15 нче декабрьдә Тойгуҗа авылында Халыкара чәй көнен билгеләп үттеләр. Чәй-планетада иң борынгы һәм иң киң таралган эчемлекләрнең берсе. Авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара чара оештырды, анда теләге булган кешеләр файдалы чәйләр турында сөйләделәр, тамашачыларның сорауларына җавап бирделәр. Аннан соң чәй эчтеләр.