Награждения Делового вторника

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

ТР «ЮНАРМИЯ» төбәк бүлеге штабының 2019 елның 22 маендагы утырышы карары белән ТР ММР «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЫҢ Яшь армия отрядына Бөек Ватан сугышы ветераны, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелде, таныклык белән 1 нче урта мәктәп директоры Степанов Александр Михйлович бүләкләнде.

«Ел лицеисты – 2019» спартакиадасында II урын алганы өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы грамотасы белән «иң көчле, җитез, кыю» номинациясендә 1нче мәктәп укучысы Ангелина Гагарина бүләкләнде.

Туган көне белән котлау:

- Иосифов Ростислав Феофанович-Монашево авыл җирлеге башлыгы;

- Искәндәрова Джулия Анатольевна - «Татмедиа» ААҖ филиалы «Менделеевск»иү директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International