Гражданнарны кабул итү – ул үз проблемалары турында турыдан-туры сөйләү мөмкинлеге. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләре, дарулар белән тәэмин итү,матди чаралар җитмәү һ.б. сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә ул Илнәт урта мәктәбендә ремонт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук мөрәҗәгать итүче гражданнарның сораулары шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хәләл продукцияләрдән туклануны оештыруга кагылышлы иде.Кабул итү барышында мөрәҗәгать иткән һәр кешегә куелган мәсьәләләрнең асылы буенча аңлатмалар бирелде, мәсьәләләр тиешле хакимият органнары белән берлектә каралачак.