Тойгуҗада Банкир көне

2019 елның 20 декабре, җомга

Эшче һөнәрләр елында банк хезмәткәрләре турында оныта алмыйбыз. Тойгуҗа авылында банкир көне шулай үткәрелде. Авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара танып-белү әңгәмәсендә банк хезмәткәрләре вазифаларына күзәтү үткәрде, банк һәм банк хезмәтләренең әһәмияте турында сөйләде. Балалар нинди банклар белүләрен санап үттеләр, банк эшчәнлеге турында сораулар бирделәр, Гөлнара Гайфетдинова аларга җиңел генә җавап бирде, чөнки күп еллар банкта эшләде. Шуннан соң балалар белән бергә "Банкир көне белән!" дигән рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International