«Тылсымлы дөнья»

2019 елның 20 декабре, җомга

19 декабрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә «Тылсымлы дөнья» дип исемләнгән театраль викторина үткәрде.

Викторинада ике команда - «Маска» һәм «Әкият»катнашты. Алып баручы Лилия Вәлиева «Разминка», «Без артистлар», «Әкият белгечләре», «Театр һөнәрләре», «Театр этикеты» викторина конкурслары тәкъдим итте. Викторина барышында балалар театр турында барлык белемнәрен , тапкырлыкларын һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.Викторина нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Аннан соң тамашачылар Яңа ел алдыннан әкияти урманда булган гаҗәеп тарихны карадылар. Авыл китапханәсе мөдире И.М. Останина укучылар белән әзерләгән «Бер чыршы уенчыгы тарихы» исемле театральләштерелгән тамашаны балалар рәхәтләнеп карадылар. Кар кызы,Куян,Керпе,Бүре һәм Убырлы Карчык рольләрендә уйнаган артистларны көчле алкышлар белән каршы алдылар, ә соңыннан әкият геройлары белән әйлән-бәйлән әйләнделәр.Барысы да яхшы хис-кичерешләр һәм Яңа ел алды кәефе алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International