"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында туган якны өйрәнү сәгате

2019 елның 20 декабре, җомга

9 декабрь көнне Татар китапханәсендә, “Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 7 нче мәктәпнең 2 сыйныф укучылары белән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.

Китапханәче Хафизова Г.Р. татар халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәре, бизәкләре турында сөйләде, күргәзмәләр белән таныштырды. Укучылар Сабантуй турында мультфильм карадылар, үзләренең нинди ярышларда катнашулары турында уртаклаштылар. Чара ахырында бергәләп "Түбәтәй" татар халык уенын уйнадылар, балалар өчен булган китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International