Менделеевск район судының яңа рәисе билгеләнде

2019 елның 20 декабре, җомга

Россия Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйды.Ул Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 6 декабрендәге 584 номерлы Указы белән билгеләнгән Денис Токтаров булды.

 

Бүген Денис Витальевичны хезмәт коллективына ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров тәкъдим итте. Чарада Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Рамил Рамазанов, район башлыгы Валерий Чершинцев, Питрәч районы суды рәисе Ирек Нәбиев, район хокук саклау хезмәтләре җитәкчеләре, Кама аръягы төбәге судлары рәисләре катнашты. Катнашучылар яңа җитәкчегә уңышлар һәм хәерле юл теләделәр.

 

Билгеләнгәнче Денис Токтаров Чистай районы суды судьясы була.

 

Чирмешәндә туган һәм үскән. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын «юриспруденция»белгечлеге буенча тәмамлаган. Татарстанның атказанган юристы булып тора.

 

Исегезгә төшерәбез, район судын 12 ел дәвамында Ирек Нәбиев җитәкләде. Ул Питрәч районына судья итеп билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International