Бүген хакимиятнең кече залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә җир сораулары буенча комиссия узды.Шәһәр һәм район халкы төрле максатларда җир кишәрлекләрен арендалау яки милеккә алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә. Комиссия җир кишәрлекләре бирү мөмкинлеген карады.