Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев инвалидлар җәмгыяте әгъзалары белән очрашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Валерий Сергеевич катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Менделеев яңалыкларын язалар.

Очрашуда инвалидлар оешмасы эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре күтәрелде, аерым алганда, өлкәннәр, инвалид балаларны контрольдә тоту, сәламәтлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләрендә социаль ярдәм күрсәтү, күп балалы гаиләләрдәге балаларны җәмәгать туклануы, инвалидлар өчен ташламалар, фатир белән тәэмин итү, санатор-курорт дәвалавы һ.б. мәсьәләләр күтәрелде. Барлык сораулар контрольгә алынды. Соңыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Алисә химия элементлары илендә» спектаклен күрсәттеләр, «бәхет кошы»оригами ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International