Стаканда даруханә

2019 елның 20 декабре, җомга

10 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халыкара чәй көненә багышланган «стаканда даруханә» дигән сәламәтлек сәгате уздырдылар.

Чәй иң борынгы эчемлекләрнең берсе. Кайбер халыклар өчен ул беренче чиратта кирәкле продукт булып тора. Аннан башка бер генә көн дә уйламый, ипи белән бертигез бәяли торган халыклар да бар. Очрашуда катнашучылар чәй тарихын, аның дару үзлекләре турында белделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шулай ук шифалы чәй әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International