"Аммоний" ир-ат командалары арасында волейбол буенча Менделеевск муниципаль районының ачык чемпионаты финалында җиңде

2019 елның 20 декабре, җомга

10 нчы декабрь көнне «Химик» спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-ат командалары арасында волейбол буенча Менделеевск муниципаль районының ачык чемпионатының финал уены үткәрелде. Төркемнәрдә уеннар 12 ноябрьдән башланды. Ярышларда Менделеевск районыннан 8 команда, шулай ук Алабуга һәм Удмуртия Республикасыннан икешәр команда катнашты.

Ярымфинал очрашуларында " МХЗ им.Л.Я. Карпова», «Турай», «Гришкино», «Аммоний». Финалга «Гришкино» һәм «Аммоний»командалары чыкты. 8 декабрьдә узган өченче урын өчен матчта " МХЗ им. Л.Я. Карпова». Финалда " Аммоний «уенчылары көчлерәк булып чыкты. Гришкино командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Чемпионатта актив катнашкан «Турай», «Монай» һәм «Гришкино» авыл җирлекләре командаларын аерым билгеләп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International