Атналык йомгаклау планеркасында нинди сораулар каралды

2019 елның 20 декабре, җомга

Хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә атналык йомгаклау киңәшмәсе узды.

Киңәшмә барышында контроль хатларны үтәү нәтиҗәләре турында Совет аппараты җитәкчесе Роберт Искәндәров чыгыш ясады. Алда торган чаралар,гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча сораулар тикшерелде. Автовокзал эшләми,дигән мөрәҗәгатьләрнең берсе булды. Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы буенча урынбасары Сергей Метальников хәбәр иткәнчә, барлык авырлыклар да бетерелгән, хәзер автовокзал элеккеге режимда эшли. Пн - Пт - 8:00 - 17:00, Шимбә-8:00-14:00, Якшәмбе-ял көннәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International