Бер, ике, өч-чыршы, ян! Менделеевскида төп шәһәр чыршысын ачу тантанасы булды

2019 елның 20 декабре, җомга

Мәдәният йорты мәйданында. Гассар авылында шәһәрнең төп чыршысын ачу тантанасы булды. Йөзләгән менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары матур итеп бизәлгән чыршы янына җыелдылар. Сәхнәдә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә Кыш Бабай һәм Кар кызы җитәкчелегендә әкият геройлары балалар белән уеннар уйнау,әйлән-бәйлән йөрү һәм татлы бүләкләр өләшү өчен бәйрәмгә килделәр.

Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җыелган шәһәр халкына һәм кунакларга сәламләү сүзе һәм котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул зур сәламәтлек, бәхет, иминлек, мәхәббәт, иҗади уңышлар һәм һәр гаиләдә хыялларның тормышка ашуын теләде. 

Ниһаять, бәйрәмнең иң көтеп алынган һәм тылсымлы мизгеле җитте, чыршы төрле төстәге утлар белән балкыды. Тирә-юньдәгеләр тагын да яктырак һәм матурланды. Чара җыр-бию белән дәвам итте,ә Кыш Бабай һәм Кар Кызы бик тиздән әйләнеп кайтырга һәм менделеевлылар белән Яңа елны билгеләп үтәргә вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International