Валерий Чершинцев Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Федераль казначылык идарәсе коллегиясе утырышында катнашты

2019 елның 20 декабре, җомга

Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе утырышы узды. Утырышта Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

 Россия финанслар министры Антон Силуанов киңәшмә барышында республиканың федераль үзәк алдындагы кредит бурычларын реструктуризацияләү турында хәбәр итте. Татар-информ дип яза.

«Бу тәкъдим киләсе өчьеллыкка бюджет турындагы законда исәпкә алынды. Татарстан Республикасына гына түгел, бөтен регионнарга да кагыла инде. Бу тәкъдимнең логикасы шунда ки, реструктуризацияләү — федераль үзәккә кредитларны түләүгә юнәлдерелергә тиешле ресурсларны бушату, ә регион үсешенә юнәлдерелергә мөмкин, һәм бу яңа инвестицияләрдән алынган салымнар кредитларны түләүгә юнәлдереләчәк», — дип хәбәр итте Силуанов.Ул бу тәкъдим белән республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады, дип өстәде. Зал бу карарны алкышлар белән каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International