14 декабрьдә «Тэремшур кускылиос» балалар халык ансамблендә катнашучылар, җитәкчесе Степанова В.С. Казан шәһәренең Халыклар Дуслыгы Йортында узган «Мудорвай» удмурт мәдәнияте республика гала-концертында катнаштылар. Балалар безнең Менделеевск районын лаеклы тәкъдим иттеләр һәм матур тәэсирләр белән кайттылар.