Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районының предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.
Шәһәр һәм районның оператив хәле турында Менделеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович сөйләде.Узган атнада 91 хәбәр теркәлгән.
Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында – МР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәров Роберт Ринат улы.
«Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУнең 2019 елдагы эшенә йомгак ясау: Кәлимуллин Наил Равил улы- «Менделеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе»ДБУ башлыгы.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Менделеевск муниципаль районында үткәрелгән чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафаргалин Айдар Нәгыйм улы чыгыш ясады. Инвалидлар декадасы кысаларында районда 70тән артык чара үткәрелде.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнур Фәррухшин шәһәрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итүен хәбәр итте.