Валерия Латфуллина тхэквондо буенча ВТФ "Алтын очкын" ачык турнирында беренче урынны яулады

2019 елның 20 декабре, җомга

2019 елның 13-15 декабрендә Казан шәһәрендә 2008-2009 елгы малайлар һәм кызлар арасында тхэквондо буенча «Алтын очкын» (ВТФ) ачык турниры һәм тхэквондо буенча «Алтын очкын»(тхэквондо) XII Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда бөтен Россиядән 1300дән артык спортчы катнашты.

Безнең шәһәрне тренер Сәлимуллина Алинә җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

24 кг. га кадәр авырлык категориясендә беренче урынны Валерия Латфуллина алды, Чиләбе өлкәсе вәкилен узып китте һәм финал ярышында шулай ук ышанычлы төстә Чиләбе өлкәсе спортчысын җиңде.

         

Җиңүче кубок, медаль һәм грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International