20 декабрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Хафизова 7нче “Алтын балык” бакчасы татар теле тәрбиячесе Вәсилә Нуриева белән берлектә “Хуш киләсең, Нардуган” дигән фольклор кичәсе үткәрделәр.
Кичәдә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Китапханәче сабыйларга борынгы төркиләрнең Нардуганны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләде, кыш турында табышмаклар әйтте, китаплар белән белән таныштырды. Балалар Кыш бабайга (В.Нуриева) татарча һәм русча шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, җырлы-биюле уеннар уйнадылар, җитезлекләрен күрсәтеп, кар йомгаклары ташу уенында ярыштылар. Кыш бабай балаларга баллы күчтәнәчләр өләште.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)