22 нче декабрь көнне Турай мәдәният йортында ясалма чыршылар бәйгесе узды. Бу бәйгегә балалар үзләренең чибәркәйләрен тәкъдим иттеләр. Аларның бай фантазиясенә сокланмау мөмкин түгел иде. Балалар күз явын алырлык, гадәти булмаган чын җәүһәрләр иҗат иткәннәр. Аларны кәгазьдән, тукымадан, ракушкалардан, каурыйлардан, поролоннан, нарат күркәсеннән, пенопласттан, шарчыклардан, салфеткалардан да ясаганнар. Бәйрәм гүзәлкәенең нинди генә төре юк анда: менә чыршы-йомшаккай, ә менә чыршы-бәби, менә монда хикмәтле чыршы, һәм тылсымлы чыршы, һәм чыршы-челтәрче, һәм чыршы баллы бикә... Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабай һәр катнашучыга истәлекле диплом һәм татлы бүләкләр бүләк итәчәк.
