22 нче декабрьдә Тойгуҗа авылында Таулар көне узды. Авыл мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара "Тауны төз" уенын үткәрде. Балалар ике командага (кызлар һәм малайлар командасы) бүленеп, кәгазьдән тау төзеделәр. Шул ук вакытта сөйләшергә ярамый иде. Кәгазь тавы бер генә минут булса да туктап торырга һәм төшмәскә тиеш иде. Малайлар командасы җиңде. Җиңүче команда татлы призлар алды. Соңыннан викторина үткәрделәр. "Россиянең 8 матур тавы"видеосын карадылар.