ТР җирлекләренең иң яхшы җитәкчеләренә яңа автомобиль ачкычлары, җиңүчеләр арасында Турай авыл җирлеге башлыгы Альфира Рәхимова да бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.Бу хакта «Татар-информ»МА хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада ел саен ТР Муниципаль берәмлекләр советы съезды алдыннан смотр-конкурска нәтиҗәләр ясау традициясе барлыкка килде. "Нәтиҗәдә, җиңүчеләр менә дигән автомобильләр ала. Алар сезгә йөкләнгән бурычларны тагын да мобильрәк һәм оператив рәвештә хәл итүегез өчен хезмәт итәчәк. Мин сезнең барыгызга да уртак эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт муниципалитетларыбызга, бигрәк тә җирлекләргә таяндык һәм таяначакбыз», — дип билгеләп үтте республика башлыгы Chevrolet Niva автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасында.