Район башлыгы Валерий Чершинцев дуңгызчылык комплексында булды

2019 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

21 декабрьдә район башлыгы Валерий Чершинцев "Габдрахманов" крестьян-фермер хуҗалыгында булды, ул агымдагы елның декабрендә ана дуңгызлар баш саны корпусын эшләтеп җибәрде. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 2500 баш дуңгыз асрала,терлек сую пункты эшли. Яңа корпус файдалануга тапшырылганнан соң, әлеге КФХда дуңгыз ите җитештерүнең тулы циклы эшли.

Габдрахмановлар үз эшчәнлеген 2016 елдан башлап алып баралар. Хәзер аларда заманча җитештерү алып барыла, ашату буенча яңа технологияләр кертелә. Бүгенге көндә итнең уртача тәүлеклек артымы 600 грамм тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International