Шушы көннәрдә узган ТР Муниципаль берәмлекләр Советы съездында берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
ТР Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Менделеевск муниципаль районының Татар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Татьяна Кузнецова бүләкләнде.