«Саулык «(»сәламәтлек«) социаль ярдәм күрсәтү үзәге» КБАО социаль хезмәтләр алучылар өчен «Демография» милли проекты кысаларында Владимир һәм Руслан Аничкиннарның хәйрия концерты узды.
Тернәкләнүчеләр өчен тәкъдим ителгән Программа тормыш фәлсәфәсенә һәм җылысына бай булды. Артистлар башкаруында яңгыраган һәр җыр күңел кылларына кагылып, тормыш мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итте. Концерт бер сулышта узды. Гитарада башкарылган матур көйләр тамашачыларны таң калдырды. Рәхмәтле тыңлаучылар күтәренке кәеф белән калдылар һәм изге теләкләр белән кунакларны озаттылар.