ТР буенча РПФ төбәк бүлеге һәм Менделеевск районы Пенсия фондының клиентлар хезмәте ярдәмендә Өченче буын университеты үз программаларының кысаларын киңәйтте. Киләсе атнадан ук Хокукый белемнәр мәктәбендә дәресләр башланачак. Беренче дәрес чәршәмбе көнне 25 декабрь көнне 15.00 сәгатьтә 4 нче мәктәпнең актлар залында узачак. Хәзерге вакытта әлеге курска тыңлаучыларны туплау эше бара.
Хокукый белемнәр мәктәбе программасына районның төрле структуралары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән очрашулар кертелгән. Финанс һәм хокукый грамоталылык кысаларында шәһәрнең өлкән гражданнары беләчәк:
- салымнар һәм аларны түләү, салым ташламалары бирү турында;
- банкоматлардан һәм электрон җайланмалардан файдалану кагыйдәләре турында;
- аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары турында;
- катлаулы көнкүреш техникасы сатып алганда кулланучылар хокукларын яклау турында һ. б.