Яңа ел, бигрәк тә балалар өчен, Тылсымлы, могҗизалар һәм әкияти күңел ачу белән ассоциацияләнә. Балалар түземсезлек белән бу көн җитүне көтә, ә шуның белән бергә – Кыш бабайдан Яңа ел бүләкләре һәм сюрпризлары.
Шулай итеп, «Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән мәктәп укучылары өчен 23 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә Яңа ел тамашасы оештырылды. Балаларны бәйрәм белән район башлыгы Валерий Чершинцев котлады һәм татлы бүләкләр тапшырды, Эдуард Шәрәфиев оештыручыларга әкияти бәйрәм өчен рәхмәт белдерде һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга кышкы спорт төрен шатланып үзләштерсеннәр өчен чаңгы комплектлары тапшырды. Ә «Кама таңнары» приюты, анда җылы һәм матур булсын өчен, камин бүләк итте.
Чара барышында сәнгать мәктәбе коллективы һәм тәрбияләнүчеләре, әкият геройларына кушылып, «Щелкунчик» театральләштерелгән тамашасын күрсәттеләр, ә соңыннан барлык тәрбияләнүчеләрне Яңа ел чыршысына чакырдылар. Балалар Яңа ел әкиятенә чумып, вакытны күңелле үткәрделәр