14 яшькә җиткән яшь Россия гражданнары Россия Федерациясе гражданинының беренче паспортларын алдылар. Тантаналы чара туган якны өйрәнү музеенда узды.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе туган якны өйрәнү музее белән берлектә укуда, спортта, мәдәнияттә һәм җәмәгать эшчәнлегендә уңышларга ирешкән укучыларга паспортлар тапшыру чарасы оештырдылар.
Укучыларны әлеге мөһим вакыйга белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, Россия Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең райондагы территориаль пункты начальнигы Елена Алиева һәм «Бердәм Россия " партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова котлады. Котлауларга шулай ук шәһәрнең Мактаулы гражданнары, шәһәр Советы депутатлары да кушылды. Беренче һәм иң мөһим документны тапшырып, алар унбер укучыга законга күндәм һәм намуслы гражданнар булырга, ил традицияләрен сакларга һәм арттырырга теләделәр һәм паспортларның сакланышы буенча хокукый мәгълүмат җиткерделәр. Яшүсмерләр аларны зур кызыксыну белән карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Бу мөһим көн истәлегенә оештыручылар малайларга һәм кызларга күңелле сувенирлар тапшырдылар. Соңыннан балалар бик теләп истәлеккә фото ясадылар. Укучылар өчен сюрприз булып иван-чәй һәм мичтән коймак белән интерактив экскурсия булды.