20 декабрь көнне С. Гассара ис. мәдәният йортының тантаналар залында Халыклар дуслыгы йорты химаясе астында мариларның балалар өчен " Кож воктен» чыршы бәйрәме узды. Бәйрәм Яңа ел чыршысы залында узды һәм милли Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында кечкенә генә тамаша белән башланып китте. Алар балалар белән әйлән-бәйлән йөрделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр. Көлке, җырлар күп яңгырады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Тамашадан соң кечкенә кунаклар түгәрәк өстәл артына җыелды һәм кичә милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.
.jpg)
.jpg)