2019 елның 27 декабрендә 2нче урта мәктәптә 1-4 сыйныф укучылары өчен «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән Чыршы бәйрәмнәре узды. Яңа елда төрле могҗизалар була. Юкка гына бу вакытны тылсымлы, искиткеч дип атамыйлар. Әкияти тамаша бик матур, дулкынландыргыч килеп чыкты. Яңа ел чыршыларын оештыручы педагог-оештыручы Җиһаншина и. в.
Мәктәп укучылары чыршы бәйрәменә бик актив әзерләнделәр. Яңа ел тамашасы җыр - бию белән узды. Барлык конкурсларда да укучылар бик теләп катнаштылар. Соңыннан барысы да тәмле, татлы Яңа ел бүләкләре алдылар.
Балалар һәм әти-әниләр канәгать калдылар. Урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен 27 декабрьдә 16.00 сәгатьтә мәктәп дискотекасы, уеннар һәм дәртле биюләр белән.