Бәзәкә китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенең чираттагы утырышы татар халык ашларына багышланды һәм “Кунакчыл Бәзәкә” дип аталды.
Иң элек китапханәче Ф.Бәшәрова татар халкының туклануы, милли аш традицияләре турында сөйләп китте, “Татарлар – кунакчыл халык” дигән китап киштәсендәге китаплар белән таныштырды. Дәвалаучы үсемлекләр җыю остасы Р.Хөрмәтуллина үзе әзерләгән үләннәрнең дәвалау үзлекләре, аларны куллану турында сөйләде. Аннары түгәрәк әгъзалары Бәзәкә халкы яратып әзерли торган, бүгенге чарага үзләре әзерләп килгән ризыклары белән таныштырдылар, рецептлары белән уртаклаштылар. Чара түгәрәк чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)