29 декабрь көнне Абалач авылында чыршы янында Яңа ел тамашасы булды.
Тылсымлы геройлар авыл халкын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, үзләренең искиткеч тарихын сөйләделәр. Балалар белән дә, олылар белән дә уйнадык. Урамда самавырдан кайнар чәй һәм әби белән дәртле биюләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән бу салкын кичтә авыл халкын җылытты!