Әлфия Когогина 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 2019 елда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.

2019 ел башыннан депутат тарафыннан хезмәт коллективларыннан, җәмәгать төркемнәреннән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләр берләшмәләреннән һәм аерым муниципаль берәмлекләрдән 400 гә якын мөрәҗәгать кабул ителде. Составына Яр Чаллы, Актаныш, Әгерҗе, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнары кергән бер мандатлы округта, шулай ук Дәүләт Думасының кабул итү бүлмәсендә һәм «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан Республикасындагы Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны 21 тапкыр кабул итү үткәрелде.

Мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре буенча бирелгән мәсьәләләр буенча аңлатмалар әзерләнде, депутат запрослары башкарма хакимият органнарына, министрлыкларга һәм ведомстволарга җибәрелде.

Уңай хәл ителгән мәсьәләләр арасында – педагогик университетка бушаган бинаны тапшыру, татар драма театры төзелешен башлап җибәрү, район хастаханәләрен ашыгыч ярдәм автомобильләре белән тәэмин итү, гаиләне торак алу өчен субсидияләр алу исемлегенә кертү, талантлы яшьләргә ярдәм итү, дәвалауга юлламалар алу, кыйммәтле операция алуда ярдәм итү, торак-коммуналь хуҗалыгының сыйфатлы хезмәтләре күрсәтү, авыр тормыш ситуацияләренә юлыккан гражданнарга матди ярдәм күрсәтү һ.б. мәсьәләләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International