Поздравление ветеранов сельского хозяйства с наступающим Новым годом

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Яңа ел бәйрәме алдыннан районның лаеклы ялга чыккан АПК ветераннарын өйләренә барып котлый.

2019 елның 27 декабрендә идарә башлыгы И.Фәрухшин, район башлыгының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Х. Һадиуллин һәм Песәй авыл җирлеге Башлыгы В. Мөхәммәтгалиев белән берлектә, ветераннарны – Россия Федерациясенең атказанган механизаторы Хәмидуллин Саетнур Шәйхелгат улын һәм Хезмәт Кызыл Байрагы ордены иясе, элеккеге механизатор Хәбибрахманов Шамил Фәйзелхак улын котладылар. Хуш исле чәй табыны артында Хәмидуллин С.Ш. һәм Хабибрахманов Ш. Ф. үзләренең туган колхозларында эшләгән хезмәт елларын искә төшерделәр һәм үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кунакларга район җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә зур уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International