ПФРда яңа хисап

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.

2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

Әгәр хезмәткәр үзенең кәгазь хезмәт кенәгәсен саклап калырга тели икән, аңа 2020 ел азагына кадәр эш бирүчегә язмача гариза бирергә кирәк, бу очракта 2021 елдан кәгазь хезмәт кенәгәсен электрон китап белән бер үк вакытта алып баруларын дәвам итәчәкләр.

Моннан тыш, хезмәткәр эш бирүчедән соңгы эш урыны буенча (әлеге эш бирүченең эш чорында), КФҮ яки ПФР органнарында бастырылган һәм расланган мәгълүматларны алырга хокуклы.

Шулай ук эшкә кергәндә гражданин ЕПГУ сайтының Шәхси кабинетыннан электрон хезмәт кенәгәсеннән өземтәне эш бирүче адресына электрон имза белән җибәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International