Абалач мәдәният йортында сезон ачу

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

26 декабрьдә Абалач мәдәният йортында "Сезон ачылышы" дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде. Концертта ЦКС хезмәткәрләре катнашты. Артистлар Менделеевск районының барлык почмакларыннан Абалач авылы халкына Яңа ел кәефен бүләк итәргә килделәр. Концерт бер тында үтте! Тамашачылар аягүрә басып кул чаптылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International