29 декабрь көнне С.Гассара ис. мәдәният сараенда "Шаян" ансамбленең зур яңа ел концерты булды.

2019 елның 30 декабре, дүшәмбе

29 декабрь көнне С.Гассара  ис. мәдәният  сараенда "Шаян" ансамбленең зур яңа ел концерты булды. Бөтен концерт картина язу принцибы буенча төзелгән иде, анда бер пейзажлар башкаларны алмаштырды. Тамашачылар «Ах, мәхәббәт», «Бу сугыш», «Утыр эле» кебек яңа бию номерларын, шулай ук инде яратып өлгергән «Гармун сайрый», «Осетинский», «Некрасовских казаков» һ.б. ларны  дә күрделәр. Сәхнәгә балаларның алты яшь төркеме чыкты. Зал яраткан композицияләренә, премьера куелышларына көчле алкышлады.  Бәйрәм бик күңелле үтте. Яшь биючеләрдән энергетика һәм драйв барды, чыгыш ясаучыларның йөзләрендәге елмаюлар тамашачыны битараф калдырмады: соклану һәм алкышлар белән менделеевлылар яраткан артистларын каршы алды һәм озатты. Традиция буенча, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны  биючеләргә багышлау программаның иң күркәм үзенчәлеге булды. Тамашачылар фикеренчә, сюрпризлар, бүләкләр, ихлас теләкләр, якты биюләр белән тулы кичә бер сулышта узды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International