Хөрмәтле менделеевлылар һәм шәһәр кунаклары!
Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз!
Яңа ел-иң яраткан һәм көтеп алынган, шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Кечкенәдән үк без аны могҗизага, иң изге хыялларның чынга ашуына ышаныч белән бәйлибез. Әйдәгез яхшы гамәлләр кылыйк, якыннарыбызга җылы сүзләр әйтик, кайгыртучанлык, хөрмәт күрсәтик. Яңа ел бәйрәмнәре сезгә күп күңелле һәм якты мизгелләр, шатлыклы үзгәрешләр, әһәмиятле вакыйгалар бүләк итсен, ә туганнарыгыз һәм якыннарыгызның аңлавы һәм ярдәме булсын, ышанычлы дусларыгыз һәрвакыт Сезнең белән булсын.
Йортларыгызда һәрвакыт ямь, күңел тынычлыгы булсын, ә бәйрәм кәефе сезне ел буе ташламасын! Яңа ел котлы булсын! Бәхетле булыгыз!
Хөрмәт белән С. Гассар ис. мәдәният сарае коллективы.