31нче декабрь көнне Турай мәдәният йортында "Яңа елны көткәндә" дип исемләнгән Яна ел кичәсе - бал-маскарад булып узды. Биредә мәдәният хезмәткәрләре көче белән күңелле тамаша әзерләнгән иде. Көлдерделәр дә, уйландырдылар да җирле артистларыбыз. Бәйрәм уңаеннан берсеннән-берсе матур җырларын, биюләрен дә бүләк иттеләр.
Кичәдә Кыш бабай белән Кар кызы һәм әкият геройларының чыгышлары авыл халкының күңеленә хуш килде. Кичә уен-ярышлар, биюләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан лоторея уены уйнатылды. Әлеге кичәгә килгән барлык кеше канәгать калды.