Песәй авылы мәдәният йорты Яңа ел бәйрәменә «Яңа елның сихри кичендә...» дип исемләнгән бик күңелле тамаша әзерләде. Әлеге кич могҗизаларга бай булды: убырлы, дию, клоуннар, куселәр килеп, тамашачыны гаҗәпкә калдырды. Балалар һәм өлкәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары күңелле скетчлар, юмор белән бергә урелеп барып, залда утыручыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәмнең символлары булган Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы тамашачыларның кәефләрен тагын да күтәреп җибәрде. 3 сәгатькә сузылган тамашаны авылдашлар алкышларга кумделәр.