5 нче январьда Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә балалар өчен чыршы бәйрәме уздырдылар. Бу бәйрәм “Яна ел белән!” дип исемләнде.
Балалар әкият геройлары белән чыршы тирәли әйләнеп, яна ел, кыш бабай, чыршы турында җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. “Кыш бабай бияләе”уенын бик яратып уйнадылар, кыш бабай итеген киеп ярыштылар. Кыш бабай белән кар кызы аларга татлы конфетлар өләштеләр.
.jpg)
.jpg)