«Яңа ел бәйрәм программасы»

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

 

30 декабрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Яңа ел бәйрәме программасы булып узды. Программа театр тамашасыннан башланды, яңа концерт номерлары белән «Вечерушки», «Иж таннары», «Сюрприз», Л.Вәлиева һәм Ф. Нургалиева дуэты,«Колибри» һәм «Конфетти» бию коллективлары, солистлар Г .Никитина, Е. Тарасова , Л.Водопьянова чыгыш ясадылар. Аннан соң матур традиция буенча барысы да Кыш бабай белән Кар кызы чыгуын һәм Күсе елы символын түземсезлек белән көттеләр. Бергәләп әйлән-бәйлән йөрделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Программа дискотека белән тәмамланды. Барлык катнашучылар да бәйрәм атмосферасы һәм яхшы Яңа ел кәефе белән баетылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International