28 нче декабрь көнне Сәйтәк авылы клубында “Кыш бабай кайда икән?” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша-концерт булды.Концертта Сәйтәк авылы үзешчәннәре белән беррәттән Менделеев шәһәре Гассар мәдәният йорты “Кристалл” бию коллективы да катнашты.Убырлы карчык (Михеева С.) белән Кар кызы (Михеева О.) алып барган тамашада авыл халкы һәм кунаклар өчен уен-көлке, дәртле җырлар һәм биюләр башкарылды.Александрова Светлана һәм Ксения, Гизатуллина Ясминур , Хуснутдинов Раил ,Сәләхетдинова Ульяна, Михева Олеся һәм “Карендәшләр “ керәшен җыруы ансамбле чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Авылыбыз балалары Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. “Кристалл” бию ансамбле чышыларын бик яратып кабул иттеләр.