Камай авылы китапханәсендә балалар өчен «Кыш Бабай уеннары»дигән әдәби калейдоскоп үткәрелде.
Яңа ел - күңелле бәйрәм, ә Яңа елның төп герое – әлбәттә инде, Кыш Бабай Һәм безнең һәркайсыбыз аның янында кунакта булырга теләр иде. Кыш бабай патшалыгына эләгү өчен, аның яраткан уеннарында катнашырга кирәк иде. Балалар “Кар ташу”, “Төз атучы”, “Кыш бабай башлыгы”, “Туңдырма” һәм башка уеннарда актив катнаштылар,”Тычканнар – китап битләрендә” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, әлеге китаплар буенча әзерләнгән сорауларга җаваплар таптылар. Чара ахырында барлык катнашучылар да тәм-томнар, кызыклы конкурслар һәм уеннардан яхшы кәеф алдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)