28 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара җитәкчелегендә "Кышкы әкият" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булып узды. Яңа елда төрле могҗизалар күзәтелә. Әлеге чарада катнашучылар бу көнне тамашачыларга кышкы әкияткә чумарга тәкъдим иттеләр. Традиция буенча балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, шуның өчен табигый татлы призлар алдылар. Кыш бабай, Кар кызы, Кащей, Убырлы карчык, Куяннар һәм песи Драник янына бергәләп әйлән-бәйләнгә чакырдылар.


