Китап киштәсеннән зәңгәр экранга

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кышкы каникул вакытында Бәзәкә китапханәсендә балалар өчен “Китап киштәсеннән зәңгәр экранга” дигән  комментарийлы мультфильмнар күрсәтү оештырылды.

Нәниләре белән бергә килгән әниләр дә кыш фасылына, Яңа елга, Кыш бабай һәм Кар кызы темасына төшерелгән фильмнар карадылар, китапханәче һәр мультфильмны кайсы китапка нигезләнеп төшерелгәнен күрсәтеп, китаплардагы маҗараларның тагын да күбрәк һәм кызыклырак булуын сөйләп барды; һәм, әлбәттә, кунакларын мандариннар белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International